news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда классташлар очрашуыннан соң ир-ат елгада батып үлгән

Ир-ат батып үлгән урын коену өчен җиһазланмаган булган.

Татарстанда классташлар очрашуыннан соң ир-ат елгада батып үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә 13.56 сәгатьтә Әлки районы Юхмачи авылы янында Кече Чирмешән елгасында ир-ат баткан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, классташлар очрашуыннан соң 49 яшьлек ир-ат су коенырга барган. Фаҗига шаһитлары ир-атны үзләре чыгара алмаулары, тирән урын булуы турында хәбәр иткән.

Фаҗига урынына 3нче зональ янгын сүндерү-коткару отрядының водолазлар төркем килгән. 18.00 сәгатьтә ир-атның мәетен ярдан өч метр ераклыкта тапканнар һәм полициягә тапшырганнар.

Ир-ат батып үлгән урын коену өчен җиһазланмаган булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100