news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер урында ике мең кеше җыелган өчен, «Ривьера» аквапаркына штраф салынган

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе аквапаркны Covid-19 авыруына каршы көрәш чараларын үтәүгә тикшергән.

Бер урында ике мең кеше җыелган өчен, «Ривьера» аквапаркына штраф салынган

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). «Ривьера» аквапаркы коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән кагыйдәләрне үтәмәгән. Ачык террасада берьюлы ике меңгә якын кеше булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Аквапаркның ачык зонасында социаль дистанцияне үтәмәү сәбәпле хокук бозулар ачыкланды. Чыннан да, тикшерү вакытында ял итүчеләр саны ике меңнән артып киткән иде, бу, әлбәттә, ярамый. Ятаклар бик якын урнашкан һәм профилактиканың башка чаралары да үтәлми», — дип билгеләп үтте спикер.

Авдонина аквапаркның ачык территориясендә нибары 600 кеше була алуны әйтте.

Кагыйдә бозу өчен җаваплы затка беркетмә төзелде, штрафның минималь суммасы 50 мең сумны тәшкил итә.

«Җитешсезлекләрне бетерү һәм чаралар үткәрү буенча күрсәтмә бирелде. Ул контрольдә булачак», — дип тәмамлады Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100