Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче ир-ат тыелган урында су коенганда батып үлгән
Әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган һәм ял урыны булмаган, ә янәшәдә «Су коену тыела» дигән билге куелган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат тыелган урында су коенганда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ир-атның мәете Васильево бистәсендәге Сумка елгасы ярыннан 10 метр ераклыкта табылган. Бу хакта бүген 13:25 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына полиция хезмәткәре хәбәр иткән.
Һәлак булган 50 яшьлек ир-атның әйберләре яр буенда табыла.

Ир-атның гәүдәсен ярга алып чыгалар һәм хокук сакчыларына тапшыралар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган ял урыны булмаган, ә янәшәсендә «Су коену тыела» дигән билге куелган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз