news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан 28 яшьлек пациент вафат булды

Биектау районында яшәүче ир-атның хәле җитди хроник авырулар аркасында начарланган.

Татарстанда коронавирустан 28 яшьлек пациент вафат булды
Рамил Гали

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан үлүнең 21 нче очрагы теркәлде. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Биектау районында яшәүче 1992 елгы ир-атны Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча инфекцион госпиталенә 2 июльдә китергәннәр. Пневмония аркасында коронавирус инфекциясе катлаулана. Аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, бөерләренә терапия ясыйлар.

Пациентның берничә хроник авыруы булган, бу аның хәлен катлауландырган. Ул бүген вафат булган, үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

Кичә республикада коронавирустан үлүнең ике очрагы теркәлгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100