news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада хатын-кызларга һөҗүм итү турындагы эшне Бастрыкин үз контроленә алган

Ведомство башлыгы тикшерү уздырырга һәм әлеге вакыйганы хокукый бәяләргә күрсәтмә бирде.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Түбән Камада хатын-кызларга һөҗүм итү турындагы эшне контрольгә алган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ведомство башлыгы Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелегенә тикшерү уздырырга һәм булган хәлләрне хокукый бәяләргә күрсәтмә бирде.

«Татар-информ» Түбән Камада төшерелгән видео социаль челтәрләрдә барлыкка килүен хәбәр иткән иде. Анда адекват булмаган ир-атның шәһәр паркында хатын-кызларга һөҗүм итүе күренә. Җинаятьчене тоткарлыйлар һәм административ җаваплылыкка тарталар. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100