Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Паркта хатын-кызларга һөҗүм иткән Түбән Камада яшәүче иргә җинаять эше ачтылар
Якын арада 34 яшьлек Альберт Хәбибуллин кулга алыначак, хәзер аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Елена Саляхова). Шәһәр паркында хатын-кызларга һөҗүм итеп йөргән өчен Түбән Камада яшәүче 34 яшьлек Альберт Хәбибуллинга карата җинаять эше ачтылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Әхмәтҗанов хәбәр итте.
«Эчке эшләр органнары ир-атка карата „Нинди дә булса социаль төркемгә карата сәяси, идеологик, раса, милли яки дини нәфрәт буенча хулиганлык“ маддәсе буенча җинаять эше ачты. Маддә санкцияләре 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота», — диделәр күзәтчелек ведомствосында.
Альберт Хәбибуллинның элек хөкем ителгән булуы билгеле. Якын арада ир-ат кулга алыначак. Җинаять эшен тикшерү прокурор контроленә алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз