news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда исерек шофер чит ил машинасында ут баганасына бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәте кичә иртәнге сәгать өчтә Уртак урамында булган.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Казанда машина йөртү таныклыгы булмаган исерек шофер чит ил машинасында ут баганасына бәрелгән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә иртәнге сәгать өчтә Казанда Уртак урамында булган.

Исерек һәм машина йөртү таныклыгы булмаган «Мазда» машинасын йөртүче 33 яшьлек ир-ат идарә итә алмый һәм ут баганасына барып бәрелә.

Авариядә машина йөртүченең кабыргалары сынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100