news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике автомобильне бәрдергән чит ил машинасы шоферы качып киткән

Бүген иртәнге сәгать биштә Казанның Салмачы бистәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.

Казанда ике автомобильне бәрдергән чит ил машинасы шоферы качып киткән

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда чит ил машинасы ике автомобильне бәрдергән һәм гаражга барып кергән, шуннан соң шофер качып киткән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Агентлыкка мәгълүм булганча, бүген иртәнге сәгать биштә Казанның Салмачы бистәсе Үзәк урамында «Хендэ» шоферы «Рено» һәм «Тойота»ны бәрдергән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, югары тизлек белән килгән «Хендэ» автомобиле борылышта борыла алмыйча туктап торган машина түбәсеннән очып узып, шәхси йорт гаражына барып төшә.

Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән.

Юл транспорт һәлакәте урыныннан фото һәм видеоны социаль челтәрләргә шаһитлар куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100