Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада намаздагы бабай ачык урында калдырган велосипедны да, икенче бер яшерелгәнен дә урлаганар
Бу адымга исерекләр бара
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Буа мәдрәсәсенә намаз укырга килгән бабай ике көпчәкле транспорты белән хушлашкан. Ул, төнге бердә кем йөрсен дип, велосипедын мәдрәсә ишегалдына куйган булган. Бер сәгатьтән чыкса, - аннан җилләр искән. Полиция аны 27 яшьлек Н. урлавын ачыклый. Ул исерек була. Каракка карата җинаять эше кузгатылды.
5 июльдә исә шәһәрнең Яшьләр урамындагы 3 номерлы йорт подвалыннан “Форвард” велосипеды юкка чыга. Анысын да исерек ир-ат урлаган. Полицейскийларга ул, велосипедны өйгә кайтырга алган идем, дип җавап биргән, дип бер-берсенә охшаш хәлләрне сурәтли районның “Байрак” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз