news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары баланы бәрдергән

Әлеге уңайдан тикшерү эше башланган.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, узган шимбәдә Чаллыда җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгының 46 яшьлек урынбасары самокатта барган 8 яшьлек малайны бәрдергән.

Юл һәлакәте Беляев урамындагы бер йорт янында булган. Малай самокатта юлга килеп чыккан, шул вакытта аны уңга борылганда машина бәрдереп киткән. Бала төрле тән җәрәхәтләре алган, хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Соңрак җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасарының рульгә исерек хәлдә утыруы билгеле булган.

Әлеге уңайдан тикшерү эше башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100