news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә гараж территориясендә имгәнгән дүрт яшьлек бала үлгән

Өйдә калдырырга кеше булмагач, әти кеше нәни улын эшенә алып килгән булган.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бөгелмәдә нәни бала өстенә йөк машинасы тимере төшкән һәм ул хастаханәдә вафат булган. Шул сәбәпле җинаять эше кузгатылды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетына Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү ачыклаганча, 4 июньдә 15.30 сәгатьтән соң Бөгелмә автомәктәпләренең берсендә машина йөртү буенча инструктор 4 яшьлек улын эшенә алып килгән. Ир-ат улын балалар бакчасыннан алган, ә өйдә калдырырга кеше булмаган.

Ир-ат эш машинасын юган, аннары өс киемен алыштырырга киткән. Бу вакытта бала үзе генә урамда калган. Инструктор урамда тавыш ишетеп чыккач, улы өстенә йөк машинасы тимере төшкәнен күргән.

Баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма ул күкрәк читлеге, эче имгәнүдән һәм эчке органнары өзелүдән үлгән.

Якынча мәгълүмат буенча, гаражның кирпеч стенасы ишелү сәбәпле, анда терәтеп куелган йөк машинасы тимере бала өстенә төшкән. Бу хәлдән соң автомәктәп директорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасарын тоткарлаганнар. Тиздән тикшерү аны сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк. Бу эшне тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100