news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган төндә Казанда полиция хезмәткәренә һөҗүм иткәннәр

Исерек ир-атларның берсе полиция хезмәткәренә ташлана, аны җиргә ега һәм башына суга.

Узган төндә Казанда полиция хезмәткәренә һөҗүм иткәннәр
Елена Сәләхова

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Казанда булган төнге атыш турында аңлатма бирде. Казанда исерек ир-атның полиция хезмәткәренең борынын сындырган, ә икенче полицейский корал кулланырга мәҗбүр булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, исерекләр тавышыннан һәм кычкырышудан туйган халык полиция чакырган булган.

Тәртип сакчылары кисәтү ясагач, исерек ир-атларның берсе үзен агрессив тота башлый, полиция хезмәткәренә ташлана, аны җиргә ега һәм башына суга.

Икенче полицейский хезмәттәшенә ярдәм итәргә тырыша, әмма аңа тагын бер ир ташлана. Ул кисәтергә теләп һавага ата, әмма гаугачылар моңа игътибар итми. Шул вакытта полицейский һөҗүм итүчеләрнең берсенең аягына атарга мәҗбүр була.

Соңрак ачыкланганча, ир-атларның дүртесе дә элек хөкем ителгән булган. Төнге фаҗигадән соң аларның өчесен кулга алганнар. Ә сугышуны башлаган ир-ат яралана һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Борыны сынган полицейскийны да хастаханәгә салганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100