news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшүсмер ата-анасына пычак белән ташланган

Фаҗига Татарстанның Саба районында булган.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яшүсмер үз ата-анасына пычак кадаган. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында расладылар.

Фаҗига Татарстанның Саба районы торак пунктларының берсендә булды.

18 яшьлек улы әти-әнисенә пычак белән ташлана. Әти кеше фаҗига урынында ук үлә, әнисе авыр хәлдә хастаханәдә.

Бу хәлдән соң яшүсмер үз-үзен үтерергә омтыла, хәзерге вакытта ул да хастаханәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100