news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пассажирлар үлемендә гаепле булган автобус шоферын колониягә җибәрделәр

Суд Чаллы кешесен дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү һәм өч ел дәвамында машина йөртүдән тыю турында карар чыгарды.

Пассажирлар үлемендә гаепле булган автобус шоферын колониягә җибәрделәр

(Яр Чаллы, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 33 яшьлек автобус йөртүчесен Башкортстанда булган авариядә пассажирлар үлемендә гаепле дип таптылар һәм колониягә җибәрделәр. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә.

Узган елның июлендә Татарстаннан килгән автобус Мәндәгол авылыннан Яр Чаллы шәһәренә пассажирлар алып кайткан була.

Уфа — Инҗәр — Белорет автоюлының 51 нче чакрымында йөртүче идарәне югалта һәм автобус юл кырыена төшеп ава. Нәтиҗәдә, алты пассажир һәлак була, 32 кеше имгәнә.

Автобус йөртүчесе үз гаебен таныды. Суд Чаллы кешесен дүрт елга колониягә җибәрде, шулай ук өч ел дәвамында машина йөртүне тыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100