Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада парад репетициясе вакытында танк янган
Telegram-каналлар Уфада 9 майга репетиция вакытында янган танкның фотосын һәм видеосын куйды.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Уфадагы хәрби йөреш репетициясе вакытында янган Т-26 совет танкы шәхси коллекциядән булган. Бу турыда Уфа гарнизонына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Кайбер Telegram-каналлар Уфада 9 майга репетиция вакытында янган танкның фотосын һәм видеосын куйды. Кадрларда хәрәкәт иткән машинадан төтен чыгуы, ә борылганда эчтә ачык ут барлыгы күренә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә агентлыкка хәбәр итүләренчә, ягулык түгелү аркасында Т-26 танкы яна башлаган. Йөртүче мөстәкыйль рәвештә янгынны сүндерә алган, урынга килгән коткаручылар ут таралу куркынычын булдырмау чарасын күргән.
«Башкортстан башкаласында җирле хакимият органнары оештырган тантаналы йөреш үткәрелә. Т-26 танкы раритет техникасы шәхси коллекционерыныкы», — дип аңлатканнар РИА Новостига Уфа гарнизонында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз