news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм ике бала һәлак булган

KIA автомобилендәге ир-ат зыян күргән, ул кулы авыртуга зарланган

Татарстанда юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм ике бала һәлак булган

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә республиканың Әгерҗе районында Кырынды һәм Татар Шаршады торак пунктлары арасында юл һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләде.

KIA белән Nissan автомобильләре бәрелешкәннән соң, япон машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм янган.

Агентлыкка республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичке сәгать җиденчедә Әгерҗе-Красный Бор автоюлының 47нче чакрымында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Nissan автомобиле йөртүчесе алдагы машинаны узып китү өчен каршы як полосага чыккан һәм KIA белән бәрелешкән.

Шаһитлар сөйләвенчә, һәлакәттә KIA автомобилендәге хатын-кыз һәм аның ике баласы, шулай ук Nissan белән идарә итүче ир-ат үлгән.

«Һәлак булган хатын-кызның балаларының берсенә өч яшь, икенчесенә 7 яшь тирәсе. Хатын-кызның үзенә 30-35 яшь. Моннан тыш, KIA автомобилендәге ир-ат зыян күргән, ул кулы авыртуга зарланды», — диде фаҗига шаһитлары.

Агентлыкка соңрак билгеле булганча, KIA белән 30 яшьлек хатын-кыз идарә иткән, аның балалары — кызына 9 яшь һәм улына 3 яшь. Nissan автомобиленең 26 яшьлек йөртүчесе үлгән, ул Удмуртиядә яшәүче булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100