news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән авыручы бишенче кеше вафат булды

Тәүлек эчендә республикада коронавирус белән зарарлануның 83 яңа очрагы ачыкланган, 44 кеше сәламәтләнгән һәм хастаханәдән чыккан.

Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән авыручы бишенче кеше вафат булды
Владимир Васильев

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең бишенче очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ул 1938 елда туган һәм Түбән Кама районында яшәүче кеше булган. «Бу кеше 1 майда ютәлгә, хәлсезлеккә һәм югары температура булуга зарланган һәм аны хастаханәгә салганнар», - диде Галимова.

Өлкән яшьтәге ир-ат Түбән Кама хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалана. Анда ике яклы полисегментар пневмония һәм көчле респиратор дистресс-синдромы катлаулана, яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы була.

4 майдан башлап пациент үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган. Аңарда үпкәләренең хроник обструктив авыруы һәм шикәр диабеты булган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19ның 83 яңа очрагы ачыкланган, 44 кеше сәламәтләнгән һәм хастаханәдән чыккан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100