news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда пассажир автобусы янып беткән

Янгын вакытында бер кеше дә зыян күрмәгән.

Чистайда пассажир автобусы янып беткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Чистай шәһәрендәге Карл Маркс һәм Вәлиев урамнары чатында пассажирлар йөртә торган "ПАЗ" автобусы янып беткән. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр кичә 18.46 сәгатьтә 112 номерына килгән.

Урынга килеп җиткән коткаручылар берничә минут эчендә янгынны сүндергән. Янгын 14 квадрат метр мәйданда булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, транспорт чарасының механизмнары һәм төеннәре системасы ватылу сәбәпле, янгын килеп чыккан.

Вакыйга вакытында бер кеше дә зыян күрмәгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot