news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган ел янгын куркынычы янаган чорда 24 кеше һәлак булган

Былтыр апрель аеннан май аена кадәр республика территориясендә 1,5 мең янгын чыккан.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Узган ел янгын куркынычы янаган чорда Татарстанда 24 кеше үлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.

Былтыр апрель аеннан май аена кадәр республика территориясендә 1,5 меңнән артык янгын чыккан. Янгыннар аркасында 275 млн сумнан артык зыян килгән. Аларның өчтән бер өлеше коры үлән һәм чүп-чар яндырудан килеп чыккан.

«Узган ел уттан 34 кеше зыян күрде, 248 корылма һәм 14 берәмлек техника юкка чыкты», -диде Сергеев.

Янгын очракларының күбесе корыган үләнне һәм чүп-чарны яндыру аркасында Казанда, шулай ук Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга һәм Яшел Үзән районнарында теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot