Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада яшәүче бер ир-ат улын балта белән чабып үтермәкче булган
Бу хакта яшүсмернең әнисе ире белән аерылышканнан соң гына хәбәр иткән.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче ир-атны үз улын балта белән чабып үтерергә омтылуда гаеплиләр. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.
Тикшерү фаразы буенча, әлеге хәл узган елның ноябрендә булган. Ир-ат өйдә 14 яшьлек улына ташланган. Ул яшүсмергә берничә тапкыр балта түтәсе, аннары балта йөзе белән кул чугына суккан.
Бу хакта яшүсмернең әнисе хокук саклау органнарына ире белән аерылышканнан соң гына быел март аенда хәбәр иткән.
Ана кеше гариза биргәннән соң, үтерүгә омтылыш буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган һәм улын үтерергә җыенмавын аңлаткан. Ир-ат тоткарланган, тиздән тикшерү аны сак астына алу буенча судка мөрәҗәгать итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз