Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бер ир-атны бәрдереп, юлда ташлап калдырган машина йөртүчене эзлиләр
Нәтиҗәдә, җәяүленең ике яктан да кабыргалары сынган.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Сишәмбе көнне, 6 апрельдә, билгесез машина йөртүче 56 яшьлек ир-атны бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте кичке алтыда Лесная урамындагы 16нчы йорт каршында булган. Биредә юл читеннән барган ир-атны билгесез машина йөртүче бәрдергән. Шуннан соң ул зыян күргән җәяүлене юлда калдырып китеп барган.
Нәтиҗәдә, ир-атның ике яктан да кабыргалары сынган. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, аны хастаханәгә озатканнар.
ЮХИДИ идарәсендә әлеге аварияне күрүчеләр булса, 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз