420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Алабуга районында суга баткан 8 яшьлек малайның мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген иртәнге җидедә 5нче Эзләү һәм коткару отряды коткаручылары һәм Liza Alert волонтерлары Юраш елгасы яры буенда югалган баланың мәетен тапкан.
Һәлак булган баланың мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар. Малайны зләүдә 61 кеше катнашты.