news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кешесе 12 ел элек ябылган фирма исеменнән белешмә саткан

40 яшьлек ир-ат ике елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Татарстан кешесе 12 ел элек ябылган фирма исеменнән белешмә саткан

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан кешесе шәһәргә чыгу өчен 12 ел элек ябылган фирма исеменнән белешмә саткан. Бу турыда коронавируска каршы көрәш оператив штабында сөйләделәр.

Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы бүлек хезмәткәрләре сәүдә үзәгенең стоянкасында 40 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул шәһәргә чыгу өчен ике мең сумга белешмәләр саткан.

Урында ачыкланганча, белешмә 2007 елда ук ябылган фирма тарафыннан бирелгән.

Хәзер «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамп, печать яки бланклар ясау яки әйләнеше» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Хәзер ир-атка ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100