Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда узган атнада бер ир-ат азык-төлеген талаган әби үлгән
Пенсионер карчыкның йөрәге белән проблемалары булган.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда узган атнада бер ир-ат азык-төлеген талаган әби үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.
Ир-атның Фәйзи урамындагы 7нче йорт янында өлкән яшьтәге карчыкка һөҗүм итү мизгеле видеокүзәтү камераларына эләккән, соңрак ролик социаль челтәрләрдә таралды һәм казанлыларның ачуын кузгаткан иде.
Элегрәк «Татар-информ» әбидән азык-төлек арбасын талап алган ирне тоткарлаулары турында хәбәр иткән иде. Бу хәл 4 апрель көнне иртәнге сәгать 7-8 тирәсендә була. Видеокамера язмаларында элек хөкем ителгән 32 яшьлек ир-атның подъезд янында карчыкны махсус көтүе күренә. 80 яшьлек әби сумка-арбасы белән подъездга кергән вакытта, ул аны этеп ега, аннан азык-төлеген алып кача. Соңрак кул арбасында азык – төлек кенә түгел, ә 5 600 сум акча да булуы ачыкланган.
Патруль экипажы һәм участок полиция хезмәткәрләре кайнар эздән һөҗүм итүчене тоткарлаган. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Талаучыга шулай ук халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозган һәм полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен беркетмәләр төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз