news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Илшат Сәхипов вафат

Илшат Сәхипов Мәрхүм татар авылларын саклауга, халкыбызга динебезне, гореф-гадәтләребезне кайтаруга искиткеч зур өлеш керткән кеше.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 8 апрель көнне, күренекле эшмәкәр, Әгерҗе районы Ямурза авылы КФХ җитәкчесе, «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Советы әгъзасы Сәхипов Илшат Мәлик улы вафат булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Мәрхүм татар авылларын саклауга, халкыбызга динебезне, гореф-гадәтләребезне кайтаруга искиткеч зур өлеш керткән кеше иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Илшат Мәлик улы Сәхипов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100