news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үз әбисен тотык итеп алып, акча таләп иткән егетне тоткарлаганнар

Сөйләшүләр вакытында полиция хезмәткәрләре үз теләге белән бирелергә һәм хатын-кызны җибәрергә күндергән.

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда үз әбисен тотык итеп алып, акча таләп иткән егетне тоткарлаганнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Мамадыш районында 23 яшьлек егет фатирда үз әбисен тотык итеп алган. Ул аны азат итү өчен акча таләп иткән.

Сөйләшүләр вакытында полиция хезмәткәрләре үз теләге белән бирелергә һәм хатын-кызны җибәрергә күндергән. Егет фатирда чыгу белән аны тәртип сакчылары кулга алган. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot