news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өлкән яшьтәге ир белән хатын ис газы белән агуланып үлгән

Гадәттән тыш хәл Зәй районының Түбән Биш авылында булган.

Татарстанда өлкән яшьтәге ир белән хатын ис газы белән агуланып үлгән

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда өлкән яшьтәге ир белән хатын ис газы белән агуланып үлгән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, бүген 112 бердәм номерына Зәй районы Түбән Биш авылының Үзәк урамында ике кешенең ис газы белән агулануы хакында хәбәр килгән.

Нәтиҗәдә, 68 яшьлек ир-ат һәм 67 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.

Урынга Зәй районы прокуроры урынбасары Ирина Якупова юл тоткан. Күзәтү ведомствосы өйдә газ җиһазын файдаланганда иминлек кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot