news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Лада» һәм «БМВ» катнашындагы авариядә 1 шофер һәм 2 пассажир зыян күргән

Нәтиҗәдә, Россия машинасы тулысынча изелгән. Чит ил автомобиленең исә фарасы һәм алгы бамперы ватылган.

Татарстанда «Лада» һәм «БМВ» катнашындагы авариядә 1 шофер һәм 2 пассажир зыян күргән

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда «Лада» һәм «БМВ» катнашындагы авариядә бер шофер һәм ике пассажир зыян күргән.

Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, бүген республиканың Питрәч районында Обухово – Арышһазда трассасында 14нче модельле «Лада» һәм «БМВ X5» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Россия машинасы тулысынча изелгән. Чит ил автомобиленең исә фарасы һәм алгы бамперы ватылган.

Шаһитлар әйтүенчә, юл һәлакәтендә «Лада»ның йөртүчесе һәм ике пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алган, аларны якындагы хастаханәгә озатканнар. «БМВ» автомобилен идарә итүче кыз зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100