news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында ике машина катнашындагы авариядә ике кеше үлгән, берсе - хастаханәдә

Автоледи идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Татарстан юлында ике машина катнашындагы авариядә ике кеше үлгән, берсе - хастаханәдә

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан юлында җиңел һәм йөк автомобильләре катнашындагы авариядә әнисе һәм улы һәлак булган, тагын бер малайны хастаханәгә озатканнар.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Алексеевск районы трассасында 14нче модельле «Лада» автомобилен «иярләгән» 39 яшьлек хатын-кыз идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина тимер өеменә әверелгән.

«Лада» автомобилендә, хатын-кыздан тыш, аның 9 һәм 10 яшьлек уллары да булган. 9 яшьлек малай әнисе белән шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган икенче малайны Алексеевск хастаханәсенә озатканнар.

Һәлакәт булган урынга район прокуроры Павел Абрамов юл тоткан. Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләре тикшерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100