Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районында шәхси йортта янгын чыккан
Янгынны тулысынча сүндерү өчен бер сәгатьтән артык вакыт кирәк булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 март, "Татар-информ"). Бүген Буа районы Кыят авылында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.
Янгын хакында хәбәр коткару хезмәтенә 10:04 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын йортның 32 квадрат метрына таралган була. Утны камап алу өчен бер сәгатьләп вакыт кирәк була. Янгын тулысынча 11:15 сәгатьтә сүндерелә. Әлеге эшкә 9 берәмлек техника, 22 кеше җәлеп ителгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе, ут белән сак эш итәргә, бәла килгән очракта "101" һәм 112" телефон номерлары аша ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм барлык телефоннардан да бушка кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз