news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә педофилларны гомерлеккә иректән мәхрүм итү турындагы закон үз көченә керде

Шундый ук җәза ике һәм аннан да күбрәк балага көч кулланучыга да яный.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Президенты Владимир Путин имзалаган педофилларны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турындагы закон үз көченә керде.

Яңа канун буенча, 18 яшькә җитмәгән балигъ булмаганнарга карата кабат сексуаль характердагы гамәлләр кылган җинаятьче гомерлеккә тоткынлыкка җибәреләчәк.

Шундый ук җәза ике һәм аннан да күбрәк балага көч кулланучыга да яный. Сүз шулай ук җинаять башка авыр яки аеруча авыр җинаять белән кылынган очраклар турында да бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100