news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Башкортстанның халык артисты Роза Аккучукова вафат

Җырчы коронавирус инфекциясе белән көрәшкән.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Уфада авырудан соң Башкортстанның халык артисткасы Роза Аккучукова вафат булды.

Якыннарының һәм хезмәттәшләренең сүзләренчә, ул коронавирус инфекциясеннән дәваланган. Авыруга каршы 29 декабрьдән башлап көрәшкән. 12 февральдә аңа 71 яшь тулган булыр иде, дип яза «Башинформ».

«Аккошлар», «Яшел яулык», «Ромашкалар», «Алтын балдак» җырлары зур популярлык казанды.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot