Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда чыккан янгында каравылчы зыян күргән
Янгын чыгуның сәбәбе - газ җиһазларын дөрес кулланмау.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Казанда янгында каравылчының аркасы пешкән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә төнлә янгын сагы чакыру номерына Гадел Кутуй урамындагы административ бинада янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Гомуми мәйданы 30 квадрат метр булган каравылчылар бүлмәсендә җиһаз һәм көнкүреш техникасы янган.
Янгында 61 яшьлек каравылчы зыян күргән, аңа 1дәрәҗәдә арка пешү диагнозы куелган. Әмма ир-ат госпитализациядән баш тарткан. Янгын чыгуның сәбәбе - газ җиһазларын дөрес кулланмау.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз