news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ике яшьлек сабый һәм ир-атның гомере өзелгән

Янгын бүген иртән республиканың Зәй районы Александровская Слобода авылында чыккан.

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ике яшьлек сабый һәм ир-атның гомере өзелгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ике яшьлек сабый һәм ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 11.08 сәгатьтә 112 бердәм номерына Зәй районы Александровская Слобода авылының Новая урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр килгән.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килеп җиткәндә, ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган, түбәсе җимерелеп төшкән була инде.

12.45 сәгатьтә ут белән көрәшүчеләр янгынны чикләп алуга ирешә, ә 10 минуттан соң тулысынча сүндерә.

Янгын сүндерүчеләр кисәүләрне аралаган вакытта 40 яшьлек ир-атның мәетенә тап була. Бераз соңрак тагын бер куркыныч табылдыкка – ике яшьлек кызның мәетенә юлыгалар.

Һәлак булган сабыйның әнисе янгын сүндерүчеләргә сөйләгәнчә, ул олы кызы белән эш буенча киткән була. Ире һәм ике яшьлек кызы өйдә кала. Хатын-кыз өенә кайткач, төтен чыкканын күреп ала, әмма күршеләре мунча яккан дип уйлый. Шушы ук вакытта диярлек авылдашлары өйгә ут кабуын абайлап ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Күршеләр дә, хуҗабикә дә ут белән көрәшүчеләр килеп җиткәнче өйгә кермәкче була, әмма куе төтен моны эшләргә ирек бирми.

Хәзер Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100