news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Чулман елгасы аша кичүдә фура боз астына киткән

Әлеге боз кичүендә массасы 3,5 тоннадан артмаган машиналарга йөрергә рөхсәт ителә, ә фураның якынча авырлыгы – 35 тонна. Бу урында хәрәкәт вакытлыча туктатылган.

Татарстанда Чулман елгасы аша кичүдә фура боз астына киткән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнлә Мамадыш районында Кама аша боз кичүендә фура өлешчә боз астына киткән.

Йөк машинасы Яңа Кама Аръягы авылы янында ярдан 50 метр ераклыкта бәлагә тарыган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге боз кичүендә массасы 3,5 тоннадан артмаган машиналарга йөрергә рөхсәт ителә, ә фураның якынча авырлыгы – 35 тонна. Бу хакта «Татар-информ»га Россия ГТХМ ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Беркем дә зыян күрмәгән, әмма һәлакәт аркасында боз кичүе аша хәрәкәт вакытлыча туктатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100