news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда травматология бүлегенә 200дән артык бала китерелгән

25 пациентка операция ясаганнар.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда травматология бүлегенә 200дән артык бала китерелгән

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа ел каникулларында Республика балалар клиник хастаханәсенә 200дән артык бала китерелгән. Алар төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире, табиб — травматолог-ортопед Алексей Глушков сөйләде.

«Яңа елда безгә 200дән артык мөрәҗәгать булды», — диде табиб.

25 кечкенә пациент хастаханәгә китерелгән, аларга операция ясаганнар.

«Имгәнүләрнең бер өлеше — умыртка баганасының зарарлануы, ягъни бу компрессион сынулар. Аларны балалар тюбингта, шулай ук шактый травматик булган боз чанасында да ала. Балалар металл таудан бернәрсәсез утырып шуа һәм бер, ике, өч һәм аннан да күбрәк умыртка сөяге сына», — дип сөйләде Алексей Глушков.

Бүлек мөдире исәпләвенчә, Татарстанда актив кышкы ял вакытында алынган җәрәхәтләр саны узган елгы саннар белән тигезләшкән. Кечкенә пациентларның инвалид булып калу очраклары да сирәк күренеш түгел.

Табиб искә төшергәнчә, быел Татарстанда тюбингта шуудан соң бер үлем очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100