news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинада ике бала зыян күргән

Һәлакәт бүген Казан-Шәмәрдән юлында булган.

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинада ике бала зыян күргән

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинадагы ике бала зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде.

Юл-транспорт һәлакәте бүген 14.30 сәгать тирәсендә Казан-Шәмәрдән юлында булган.

Шаһитлар сүзләренчә, «Рено» автомобиле йөртүчесе бозлавык юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.

«Машинадагы биш һәм өч яшьләр тирәсендәге ике малай да зыян күргән», — дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100