news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә танылган башкорт галиме Тельман Әминов вафат булган

Аңа 84 яшь булган.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә авырудан соң танылган башкорт галиме Тельман Әминов вафат булган. Аңа берничә көннән 85 яшь туласы булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Россия Табигый фәннәр академиясе академигы, химия фәннәре докторы, профессор, каты җисемнең физик химия өлкәсендә белгеч фән өлкәсенә зур өлеш керткән, яңа магнит материаллары алу принципларын эшләгән.

Тельман Әминов Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән, Россия Фәннәр академиясенең Н. С. Курнаков исемендәге гомуми һәм органик булмаган химия институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100