Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшь егет сөйгәнен һәм аның ата-анасын суеп үтергән
Фаҗига кичә Чуйков урамындагы йортларның берсендә булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшь егет сөйгәнен һәм аның ата-анасын суеп үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Фаҗига кичә Чуйков урамындагы йортларның берсендә булган. 22 яшьлек егет 18 яшьлек сөйгәненә кунакка килгән. Анда кызның әти-әнисе белән егет арасында низаг чыккан. Егет пычак алып, 59 яшьлек хатын-кызны, аның 62 яшьлек ирен һәм сөйгән кызын суеп үтергән. Аннары егет үзенә кул салырга омтылган.
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, егет дүртенче каттан сикергән, әмма исән калган. Аны ашыгыч рәвештә 7нче хастаханәгә китергәннәр һәм операция ясаганнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, низаг кызның әти-әнисе бу егет белән аралашуына каршы булу сәбәпле чыккан.
«Ике яки аннан күбрәк затны үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз