news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз трамвайда егылып кулын сындырган

85 яшьлек әби тотынып тора алмаган һәм егылган.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда әби трамвайда егылып кулын сындырган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Кичә кичке сәгать унда Беломорск урамында трамвай йөртүче хәрәкәт итә башлаганда маневрының иминлегенә ышанмаган. Шул сәбәпле, 85 яшьлек пассажир тотынып тора алмаган һәм егылган.

Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүченең кулы сынганлыгын ачыклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100