news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында агач йортта янгында 64 яшьлек ир-ат һәлак булган

Һәлак булган кеше мәетен янгын сүндерүчеләр янган йорт конструкциясен аралаган вакытта табып ала.

Яңа Чишмә районында агач йортта янгында 64 яшьлек ир-ат һәлак булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа Чишмәдә агач йортта янгында 64 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

18.20 сәгатьтә янгын турында хәбәр кичә бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номерына килгән. Шалтыратучы Яңа Чишмә авылының Попов урамында шәхси йорт януын аңлаткан.

15 минуттан соң янгын сүндерелгән. Янгын сүндерүчеләр 64 яшьлек ир-ат мәетенә тап булган.

Янгын чыгу сәбәпләрен тикшерүчеләр билгеләячәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot