news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында авариядә унбиш яшьлек кыз һәм дүрт олы кеше зыян күргән

Казан — Оренбург трассасында Егорьево авылы янында ике «Шкода Рапид» кара-каршы бәрелешкән.

 Лаеш районында авариядә унбиш яшьлек кыз һәм дүрт олы кеше зыян күргән
Очевидцы

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Лаеш районында авариядә унбиш яшьлек кыз һәм дүрт олы кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

Шаһитлар мәгълүматларына караганда, Казан — Оренбург трассасында Егорьево авылы янында ике «Шкода Рапид» кара-каршы бәрелешкән.

Авариядә мәктәп укучысы һәм дүрт өлкән кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot