Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Пандемия башланганнан алып Татарстанда 1312 кеше ковидтан үлгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган. Шулай итеп, 1937 һәм 1939 елларда туган ике хатын-кыз һәм 1939, 1946, 1959 елларда туган өч ир-ат ковидтан үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай итеп, пандемия башланганнан алып Татарстанда 1312 кеше ковидтан үлгән.