news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ана кешенең кечкенә кызын җәберләве видеосыннан соң җинаять эше кузгатылган

Бүгенге көндә бер яшьлек сабыйны әнисеннән алганнар, ул табиблар күзәтүендә.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Казанда яшәүче хатын-кызның кечкенә кызын җәберләве төшерелгән видео пәйда булды.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, язма 1 декабрьдә Казанда Җиңү проспекты урамындагы йортларның берсендә эшләнгән. 31 яшьлек исерек хатын бер яшьлек кызын кыйнаган. Моны ул кесә телефоны камерасына төшергән.

Бүгенге көндә сабыйны әнисеннән алганнар, ул табиблар күзәтүендә.

Әлеге факт нигезендә «Җәберләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, прокуратура Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан Тикшерү идарәсенә баланың әнисенә карата «Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча элек кузгатылган җинаять эшен тапшыруларын хәбәр итте. «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, җинаять эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосында аерым контрольгә алынган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстан прокуратурасы әни кешенең кечкенә кызын кыйнаган видеоны тикшерә башлаган. Агентлыкка мәгълүм булганча, әнисе шул рәвешле, сөеклесе белән бәхәсләшкәннән соң, сабыйга карата рәхимсез мөгамәлә урнаштырырга булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100