news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Татарстан һәйкәлләре каталогын төзүче-автор Алексей Тарунов вафат булган

Ул Россия Мәдәният министрлыгының Дәүләт сәнгать институтында Архитектура һәм монументаль сәнгать һәйкәлләре җыентыгы секторы хезмәткәре булып эшләгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). 5 декабрьдә Казан һәм Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм архитектурасы һәйкәлләре турында каталог-энциклопедиянең авторы Алексей Тарунов вафат булган.

Бу хакта РФ Мәдәният министрлыгының Дәүләт сәнгать институты хәбәр итте. Тарунов анда күп еллар Архитектура һәм монументаль сәнгать һәйкәлләре җыентыгы секторы хезмәткәре булып эшләгән.

«Күптән түгел генә аның Татарстан һәйкәлләре турындагы китапларын тәкъдим иттеләр. Кызганыч, Алексей Михайлович белән бик аз аралаштык… Үз эшләрен ахырына кадәр җиткерә, проектларын һәм китапларын эшләп бетерә торган чын тикшеренүчеләрнең азайганнан-азая баруы аянычлы», — дип хәбәр итте социаль челтәрдә Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.

Алексей Тарунов профессиональ журналист, талантлы сәнгать белгече һәм үз тормышын Россиянең мәдәни мирасын саклауга багышлаган нәшир иде. 2005 елдан ул «Наследие народов Российской Федерации» журналының баш мөхәррире һәм нәшире иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100