news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан ике кеше үлгән

7 декабрьгә булган мәгълүмат буенча, республикада ковидтан 152 үлем очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан ике кеше үлгән

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан ике кеше үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә.

Узган тәүлектә 1946 елда туган хатын-кыз һәм 1943 елда туган ир-ат ковид корбаны булган. Республикада яңа коронавирус инфекциясеннән барлыгы 152 кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot