news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «КАМАЗ» белән җиңел машина һәлакәтендә имгәнгән бала хастаханәдә үлгән

Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз бозлавык юлда машина белән идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыккан.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машинасы белән җиңел автомобиль һәлакәтендә зыян күргән бала хастаханәдә үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига бүген кичке дүрт тирәсендә Чистай-Түбән Кама юлында Борок авылы янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча «КИА» автомобиле руле артындагы 28 яшьлек хатын-кыз бозлавык юлда машина белән идарә итә алмаган, каршы як полосага чыккан һәм «КАМАЗ» белән бәрелешкән.

Автоледи урында ук үлгән. Чит ил машинасындагы ир-ат белән баланы авыр имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.

«Ике яшьлек баланы коткарып алмаганнар, ул имгәнүләрдән үлгән. Хәзер һәлакәт урыннында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», диелгән ведомство хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100