news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер ир-ат мич белән саксыз эш итү аркасында янгын чыгып һәлак булган

Янгын Тәтеш районы Пролей-Каша авылының Ленин урамындагы бер шәхси йортта чыккан.

Татарстанда бер ир-ат мич белән саксыз эш итү аркасында янгын чыгып һәлак булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда бер ир-ат мич белән саксыз эш итү аркасында янгын чыгып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке сәгать тугызда 101 янгын сагы номерына Тәтеш районы Пролей-Каша авылының Ленин урамында агач йорт һәм аңа кушып салынган янкормада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Янгынның гомуми мәйданы 32 квадрат метр тәшкил иткән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта өйдә 61 яшьлек ир-атның мәетен табып алган. Янгын мич белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot