news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 7 яшьлек малай мунчада ис тиеп үлгән

Бала мунчага үзе генә юынырга киткән, 15 минуттан соң аны аңсыз хәлдә табып алганнар.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 7 яшьлек малай мунчада башына ис тиеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Малайның әнисе әйтүенчә, мунчага көндез якканнар һәм даими рәвештә утын өстәп торганнар. Бала юынырга үзе генә киткән. 15 минуттан соң аны мунчада аңсыз хәлдә табып алганнар.

Малайның мунчада башына ис тигән һәм шул сәбәпле аңын югалткан дип фаразлана. Хәзерге вакытта баланың ни сәбәпле үлүен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot