news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан гимназиясендә укучыларны эвакуацияләгәннәр

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, укытучылар 223 баланы күрше кампуска чыгарган.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казан гимназиясендә, янгын сигнализациясе эшләү сәбәпле, укучыларны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

8.53 сәгатьтә Казан гимназияләренең берсендә сигнализация эшли башлаган. Ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк, сигнализациянең ялган булуы ачыкланган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, укытучылар 223 баланы күрше кампуска чыгарган. Коткаручылар киткәннән соң дәресләрне дәвам иткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100